This is the Trace Id: d5aaca368c07a4ff0b1b4d0d7506e787
Төп эчтәлеккә үтү Azure Copilot Windows Surface XBOX Outlook Accessories Microsoft AI Microsoft Security Azure Dynamics 365 Microsoft 365 for business Microsoft Power Platform Windows 365 Developer Center Documentation Microsoft Learn Microsoft Tech Community Microsoft Marketplace Visual Studio Software companies View Sitemap

Windows Vista өчен тел интерфейсы пакеты

Windows Vista өчен тел интерфейсы пакеты (LIP) Windows Vista’ның иң киң кулланылышлы бүлекләре өчен өлешчә локальләштерелгән кулланучы интерфейсы булып тора

Мөһим! Түбәндә телне сайлау битнең барлык эчтәлекнең бу телгә динамик үзгәртелүенә китерәчәк.

Йөкләү
  • Версия:

    1.0

    Нәшер итү датасы:

    26.07.2019

    Файл исеме:

    LIP_tt-RU.mlc

    Файл үлчәме:

    3.1 MB

    Windows Vista өчен тел интерфейсы пакеты (LIP) Windows’ның иң киң кулланылышлы бүлекләренең өлешчә тәрҗемә ителгән версиясе булып тора. LIP урнаштырылганнан соң осталар, диалог тәрәзләре, сайлаклар, ярдәм бүлекләре һәм кулланучы интерфейсының башка элементларындагы текст интерфейс пакеты телендә күрсәтеләчәк. Тәрҗемә ителмәгән текст Windows Vista’ның төп телендә булачак. Мәсәлән, сез Windows Vista’ның русча версиясен алып, татар телле интерфейс пакетын урнаштырсагыз, кайбер текст русча калачак. Санакка берничә тел интерфейсы пакеты урнаштырып була, шул вакытта һәр кулланучы үзе теләгән телдәге интерфейсын булдыра ала.
  • Тәэмин ителгән операцион система

    Windows Vista

    • Microsoft Windows Vista
    • Түбәндәге тел(ләр)дәге кулланучы интерфейсы: русча
    • Йөкләү өчен 4,63 Мб буш урын
    • Йөкләү өчен 15 Мб буш урын

    Ярашлы платформалар: Тел интерфейсы пакетлары Windows Vista’ның 32 битлы версияләре белән генә эшли һәм Windows’ның элекке версияләренә яки Windows Vista’ның 64 битлы версияләренә урнаштырыла алмый.
    1. Йөкләүне башлау өчен бу биттәге Йөкләү төймәсенә чирттерегез, яисә ачылучы исемлектән башка бер тел сайлап, Алга төймәсенә чирттерегез.
    2. Түбәндәгеләрнең берсен эшләгез:
      • Урнаштыруны хәзер үк башлау өчен, Ачу яки Бу программаны хәзерге урыныннан эшләтеп җибәрү төймәләренә чирттерегез.
      • Йөкләнүче компонентны санакка саклап, урнаштыруны соңрак башкару өчен, Саклау яки Бу программаны дискка саклау дигәннәренә чирттерегез.