Microsoft Office махсус кораллары 2013 - Татар
Microsoft Office Proofing Tools өстәмә телләр өчен төзәтүне кабызачак.
Мөһим! Түбәндә телне сайлау битнең барлык эчтәлекнең бу телгә динамик үзгәртелүенә китерәчәк.
Версия:
2013
Нәшер итү датасы:
29.01.2020
Файл исеме:
proofingtools_tt-ru-x86.exe
proofingtools_tt-ru-x64.exe
Файл үлчәме:
958.4 KB
1008.6 KB
Office автоматик рәвештә урнаштырмаган телнең орфографиясен тикшерергә телисезме? Сез дөрес юлда. Microsoft Office Proofing Tools эчендә язылышны тикшерү чараларының Office өчен тулы җыелмасы бар. Аны урнаштырып, Office'ны яңадан башлап җибәрергә генә кирәк һәм язылышны тикшерү чаралары әзер булачак.Тәэмин ителгән операцион система
Windows 7, Windows 8, Windows Server 2008 R2
Бу йөкләмә шушы кушымталар белән эшли:
Microsoft Office Excel 2013
Microsoft Office OneNote 2013
Microsoft Office Outlook 2013
Microsoft Office PowerPoint 2013
Microsoft Office Word 2013- Бу йөкләмәне урнаштыру өчен:
Дөрес язылышны тикшерү чараларын урнаштыру:
- Йөкләү төймәсенә чирттереп (өстә) файлны йөкләгез һәм каты дискта саклагыз.
- Кушымта урнаштыруы процессын кабызыгыз.
- Майкрософт ширкәтенең програм тәэминатын куллануга лицензия шартлары битендә шартларын карап чыгыгыз, "Майкрософт ширкәтенең програм тәэминатын куллануга лицензия шартларын кабул итү өчен монда чирттерегез" дигән төймәне сайлап, Дәвам итү'гә басыгыз.
- Урнаштыру остасы кабызылып дөрес язылышны тикшерү чараларын урнаштырачак.
- Урнаштыру тәмамлагач ачык Office кушымталарын яңадан башлагыз.
Кулланучы өчен күрсәтмәләр: Дөрес язылышны тикшерү чараларын гадәттәге итеп кенә кулланыгыз - алар яңа урнаштырылган тел өчен мөмкин булачак. Мәсәлән, язылышны тикшерү чараларын яңа телгә каратып көйләп була, хәтта аның орфографиясен тикшеру өчен (мөмкин булса) - аны эшли белү өчен шушы төенгә керегез Бер телдән икенчегә күчеп, тикшерү телен көйләгез
Бу йөкләмәне бетерү өчен:
- Башлау сайлагы'нда Параметрларны сайлап, Идарә аслыгы'на чирттерегез.
- "Программаларны өстәү/бетерү" сайлагына икеләтә чирттерегез.
- Урнаштырылган программалар исемлегеннән Microsoft Office Proofing Tools 2013 - [Татар] тамганы сайлап, Урнашканны бетерү, Бетерү, Өстәү/Бетерү дигән төймәләрнең берсенә чирттерегез. Әңгәмә тәрәзесе чыкса, күрсәтмәләрне үтәп программаны бетерегез.
- Программа бетерүен раслау өчен Хуп яки Әйе төймәсен чирттерегез.